Татарстан башкаласында кичә Россия махсус Олимпиадасының Бердәм уеннары старт алды.
«Казан Экспо» территориясендә ярышларны ачу тантанасы узды. Чара барышында шулай ук Олимпия уты кабызылды. Факел мамадыш спортчысы, мәктәп-интернатта тәрбияләнүче Снежана Баранованың куллары аша узды.
Бүген уеннар башланды. Алар 23-26 гыйнварда узачак. 18 дисциплина буенча ярышлар 14 спорт объектында узачак. Мамадышыбыз данын яклаучы балалар 7 спорт төрендә катнашачак: кар өстендә йөгерү, йөзү, шорт трек, фигуралы шуу, чаңгыда йөгерү, өстәл теннисы һәм бадминтон.
Һәм инде мамадыш спортчыларының Россия махсус Олимпиадасының Бердәм уеннарында беренче җиңүләре дә бар. Игорь Баженов 5 км дистанциядә чаңгы буенча икенче урынны яулады. Мамадыш спортчыларын беренче җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!