Татарстанның Социаль фонды йөкле хатын-кызлар һәм балалы гаиләләр өчен бердәм пособие рәсмиләштерүгә якынча 50 000 гариза кабул итте

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бердәм пособие билгеләүне сорап  бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче  гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды.

Хәзерге вакытта Татарстанның Социаль фонды 50 меңгә якын татарстанлыга бердәм пособие рәсмиләштерү турында гариза кабул итте.

"Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстан Социаль фонды белгечләре һәр кабул ителгән гариза буенча карар чыгару өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларын  соратып 30 дан артык ведомствога запрос җибәрә, алынган мәгълүматлар  эшкәртелә.  Төрле кешенең милке, счетлары һәм тикшерелә торган мәгълүматлары төрлеч. Димәк, белешмәләр дә кемгәдер тизрәк керә, ә кемгәдер бу процесс күбрәк вакыт алырга мөмкин һәм гариза соңрак кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең борчылмавын сорар идем, бирелгән һәр гариза 10 - 30 эш көне дәвамында каралачак һәм һәркайсынын шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында хәбәр киләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Моннан тыш, ата-аналардан кергән гаризаларның бер өлеше беренче балага 3 яшькә кадәр пособие билгеләүгә кагылышлы. Хәзер бу түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Гаиләдә  бала 2023 елга кадәр туган очракта  ата-аналар түләүләрне моңа кадэр гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә ала.  Болай эшләгәндә, мөлкәт һәм гаиләнең югары керемнәре исәпкә алынмый (җан башына керем бердәм  пособие рәсмиләштергәндәге кебек бер яшэү минимумы чикләрендә  түгел, ә ике  яшәү минимумы күләмендә алына)

Гомумән алганда, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын алыштырды. Бу беренче балага 3 яшькә кадә , 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүлэр. Яңа пособие Татарстанда җан башына билгеләнгән  яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта балаларның һәм ата-аналарның Россия гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россиядә яшәүлэре зарур. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнэ , шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International