Бүген Мамадышта якташыбыз, танылган язучы Шәйхи Маннурны искә алдылар.
Чараны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов ачты. Зиннур Мансуров, Варис Гали, Ринат Мөхәммәдиев, Рифат Корбанов танылган язучының иҗаты турында сөйләп уздылар, соклану сүзләрен әйттеләр. Кунаклар Ш.Маннур һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.
Чара композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Танылган язучы, шагыйрь, якташыбызның һәйкәле янына дуслары, хезмәттәшләре һәм аның иҗатын яратучылар җыелды. Традиция буенча, Шәйхи Маннур исемендәге премия тапшырылды. 2023 елда Лауреатлар булып 2020 елда басылган күпьеллык әдәби эшчәнлеге һәм "Җиремнең чәчәкләре" романы өчен Гыйлемхан Миңнехан улы Дәүләтшин; яшь шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев танылдылар.