Бүген шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбендә мөхтәрәм кунаклар – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов булды. Алар югары сыйныф укучылары өчен уздырылучы «тормыш дәресе» ндә катнаштылар.
Дәрес «Мин бизнес ачам» эшлекле уен форматында узды. Төркемнәргә бүленеп, укучылар үз бизнесларын тәкъдим иттеләр: икмәк пешерүдән алып йөк ташуны оештыруга кадәр тәфсилләп аңлаттылар алар.
Әңгәмә барышында Илья Вольфсон һәм Анатолий Иванов укучыларга районыбызда эшләүнең өстенлекләре, Эшкуарлыкка ярдәм итү программалары, «Нократ» сәнәгать паркы үсеше перспективалары һәм башка актуаль темалар турында сөйләделәр.