Бүген Мамадыш муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта 9 материал каралды, шуларның 6сы административ эш. Утырыш барышында социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән профилактик эш турында фикер алыштылар.