Идарә итүче архиерейны ТР Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан митрополиясе секретаре иеромонах Кирилл (Корытко), Кама аръягы һәм Мамадыш округлары благочиниесенең протоиерей Андрей Дубровин озатып йөрде.
Кунаклар, Ксения гыйбадәтханәсендә илаһи Литургия тәмамлангач, Мамадыштагы төзелеп килүче Троица гыйбадәтханәсендә булдылар. Район башлыгы хөрмәтле кунакларны эчке бизәкләү эшләре барышы белән таныштырды.
Мамадыш шәһәрендә Троица храмын төзү 2018 елда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан (Ашурков) фатихасы белән башланган иде. Бина шәһәрнең тарихи үзәгендә, Пожарка тавында урнашкан. Бу - 1930 нчы елларда җимерелгән Изге Троица соборы булган урыннан ерак түгел. Гыйбадәтханә Казан һәм Мамадыш төзүчеләре тарафыннан борынгы технологияләр кулланып төзелә, аның биеклеге 33 метр тәшкил итә һәм бу шәһәрдә иң биек биналарның берсе булып тора. 2019 елның октябрендә чиркәү гөмбәзләре изгеләндерелде.
Соңыннан кунаклар Изге касә чишмәсенә бардылар.