Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәр-хокук саклау органнары системасында иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә районда законлылык тәэмин ителә, кеше хокуклары саклана. Прокуратура органнарының төп бурычлары гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, җинаятьчелекнең барлык төрләре белән компромиссыз көрәш булып кала.
Гражданлык батырлыгы, югары җаваплылык, тәвәккәллек, принципиальлек һәм кешелеклелек – прокуратура хезмәткәрләренең төп сыйфатлары. Сезнең эшчәнлегегез безнең районда хөрмәткә, абруйга һәм халыкның Рәхмәтенә лаек .
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшегездә яңа казанышлар телим. Законның ышанычлы сакчыларының мактаулы исеме сезгә иң катлаулы профессиональ бурычларны хәл итүдә көч, энергия һәм оптимизм бирсен!
А. П. ИВАНОВ, район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе.