10 гыйнварда район мәдәният йортында « Возрождение -Яңарыш» фестиваленең беренче этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов иң яхшы эшләр авторларына дипломнар, бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Мөхтәрәм кунаклар җыелган балаларны Яңа ел һәм Раштуа белән котладылар һәм яшь буынның рухи-әхлакый үсешенең мөһимлеге турында бердәм фикер белдерделәр.
Иң яхшы эшләнмәләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе район мәдәният йорты фойесында тәкъдим ителә, ә иң күренекле шигырьле видеороликлар чара башланыр алдыннан кунакларга күрсәтелде.
Бүләкләү тантанасыннан соң, чара кунакларын тагын бер күңелле сюрприз көтә иде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә «Ковчег» балалар православие театры артистлары чыгыш ясады.
Фоторепортаж: https://mamadysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8577959.htm