Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан РФ НК 333.33 маддәсенә төзәтмәләр үз көченә керде, алар БДКМРга аренданың теркәлгән шартнамәсенә үзгәрешләр кертү яисә аны өзү турында килешүне дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы күләмен киметкән. Әлеге инициатива Росреестрның турыдан-туры катнашында кешеләр һәм бизнес мәнфәгатьләрендә эшләнгән.
Хәзер физик затлар өчен теркәлү гамәлләре өчен дәүләт пошлинасы 350 сум (2000 урынына), компанияләр өчен - 1000 сум (22000 урынына).
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова шәрехләвенчә, дәүләт пошлинасының кимүе эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә нигезсез чыгымнарны юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, хокук куллану практикасын камилләштерә. Аренда шартнамәләрен корректировкалаганда һәм өзгәндә артык югары пошлина турындагы мәсьәлә 2021 елда Петербург халыкара икътисадый форумы барышында күтәрелде. Ул вакытта бизнес-бергәлек вәкилләре Салым кодексына үз көченә кергән үзгәрешләр өстәмә килешүләр рәсмиләштергәндә дәүләт пошлинасының шактый артуына китергән, дип билгеләп үтте.
Күчемсез милек арендалау килешүләрен теркәү өчен дәүләт пошлинасы күләме элеккечә калды: 2000 сум һәм оешмалар өчен 22000 сум.