Роспотребнадзор киңәш бирә: зәркән эшләнмәләрен ничек дөрес сайларга

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген дә алтын кыйммәтле, зәвыклы бүләк булып санала. Ювелир эшләнмәләр сатыла торган кибетләр бик күп. Хәтта интернет-кибетләрдә, базарларда да зур ташламалар белән алтын тәкъдим итүчеләр очрый. Алтын алганда ничек алданмаска, ювелир әйберләр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Зәркән эшләнмәләре базарында кулланучы хокуклары турында хәбәрдар булырга кирәк.

Еш кына алтын диеп арзанлы, сыйфатсыз ювелир эшләнмәләре тәкъдим итүчеләр очрый. Чынны ялганнан ничек аерырга соң? Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

1.Ювелир эшләнмәләрен сатып алу бик җаваплы эш. Шуңа да, алтын әйберләрен бары махсуслашкан кибетләрдән генә сайларга кирәк. Саран ике түли диләрме әле? Акчаны янга калдырам дип, шикле сатучыларга ышанырга ярамый. Һәр ювелир эшләнмәләр кибетендә бар кеше дә күрә торган урында сатуга рөхсәт бирелгән документ эленгән була. Ювелир эшләнмәдә алтын-көмеш һәм платинаның сафлык дәрәҗәсен күрсәтә торган келәймә-проба уелган булырга тиеш.

2. Анда гадәттә проба бирүче инспекция шифрын хәреф белән күрсәтәләр, таныклык билгесен аңлатучы хатын-кыз башы сурәте һәм пробаның номеры куелган була. Һәр ювелир эшләнмәгә аерым кләймә сугыла. Әйтик: агалтын (платина) эшләнмәләр өчен: 950, 900, 850. Алтын эшләнмәләр өчен: 375, 958, 750, 999, 585, 500. Көмеш эшләнмәләр: 960, 999, 925, 875, 800, 830 пробалар куела. 

3. Россиядә эшләнгән булса, һәрберсенә дә куела. Әгәр юк икән, бу ялган продукт булуы бар. Ә чит илдән кертелгән эшләнмәләрнең һәрберсенә куелмаска да мөмкин.

4. Сатучы касса, товар чегы бирергә тиеш. Анда товарга тасвирлама, сатучының реквизитлары, имзасы куела. Һәр эшләнмәнең пломба салынган ярлыгы була. Анда ювелир эшләнмәнең атамасы, җитештерүче оешма исеме, эшләнмәнең нинди металлдан ясалуы турында мәгълүмат, артикулы, авырлыгы, үлчәме, таш булса, ташның төре, бәясе күрсәтелә.

5. «Кыйммәтле металлдан эшләнгән ювелир эшләнмәләр. Гомуми техник таләпләр» (ОСТ 117-3-002-95) документында ювелир эшләнмәләрнең сыйфатына карата таләпләр билгеләнгән. Анда әйтелгәнчә, эшләнмәләрдә җиңелчә калкуланып торган өлешләр, кытыршы урыннар брак булып саналмый. Әгәр дә эшләнмәдә яшерен җитешсезлек барлыгы ачыкланса, 24 ай эчендә кибетчегә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. Товарның гарантия вакыты чыкмаган булса, экспертиза нәтиҗәсе товарның сыйфатсыз булуын раслаган очракта, товарны кибет хисабына ремонтлыйлар, йә акчасын кире кайтаралар, йә башкасына алыштыралар. Ювелир эшләнмәләр үзенчәлекле товарлар исемлегенә керә. Шуңа да товарны алганда ук җентекләп карарга кирәк. Әгәр сезгә аның төсе ошамый икән, йә үлчәме туры килмәсә, бәрелү нәтиҗәсендә, химик матдә тәэсирендә сыйфатына зыян килгән булса, аны алыштырып, кире кайтарып та булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International