2023 елның 18 гыйнварында 14.00 дән 16.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге Татарстан Республикасы, Мамадыш ш., Пугачев ур., 2 йорт адресы буенча эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
"Бердәм Ачык ишекләр көнендә" эшкуарларны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла. Язылу өчен территориаль бүлекнең 8(85563) 3-97-21, 3-98-86 телефоннары номерлары буенча шалтыратырга кирәк.