Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан һәм Марий Эл республикалары арасындагы чик кертелде. Әлеге чик урман массивлары һәм авыл җирлеге хуҗалыклары аша уза. Гомуми озынлыгы 334 километр тәшкил итә.
Чиктә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Биектау, Әтнә, Арча һәм Балтач районнары урнашкан (Марий Эл ягыннан – Волжск шәһәре, Волжский, Моркинский һәм Мари-Турекский районнары).
Билгеләү процессы архив белешмәләре, ЕГРН, картография материаллары, ортофотопланнар нигезендә, ике республиканың да чикнең тарихи урнашуы буенча җирле халык фикерен күздә тотып, алып барылды. Ике төбәк арасындагы чик үз конфигурациясен үзгәртмәде.
«Татарстанда күрше төбәкләр белән чикләр билгеләү буенча актив эш дәвам итә. Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләр турында БДКМРга кертү дәүләт хакимияте органнары өчен төп бурыч булып тора, аны үтәү мәгълүмат ресурсларын тулыландыру сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк, шулай ук субъектларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итәчәк. Хәзерге вакытта БДКМРна Оренбург өлкәсе, Башкортостан һәм Марий Эл Республикалары белән чикләр кертелгән. Шулай ук Чувашия һәм Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чикләрне билгеләү турында Килешүгә кул куелды. Киров өлкәсенә килгәндә, бу юнәлештә зур комплекслы эш алып барыла. Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстанның барлык чикләре башланган елда рәсми рәвештә урнаштырылачак, дип уйлыйбыз». Дип билгеләп узды Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.