Өшүдән саклану һәм өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

 Өшү беренче чиратта балаларга, өлкән яшьтәгеләргәикуркыныч тудыра. Шуңа күрә аларга карата игътибарлы булырга кирәк.

Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да гел машинада йөрсен.

Урамда тәмәке тартудан тыелып торыгыз, спиртлы эчемлекләр эчкән көе дә суыкка чыгу тыела.

Өшегәндә беренче ярдәм

Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырып, беренче ярдәмне күрсәтә башларга кирәк. Туңган урынны җылыту әкрен-әкрен генә башкарылырга тиеш. Өшегән урынны кул, тукыма кисәге, спирт һәм бигрәк тә кар белән уу рөхсәт ителми.

Бөтен җире туңган вакытта, кешене җылы одеялга төрү зарур, ә өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән уратып куярга кирәк.

Кул яки аяк өшесә, су температурасын аз-азлап кына күтәреп, ваннада җылытырга була. 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.

Авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә торган дару препаратларын кулланырга ярый, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.

Суыкларда сакланып йөрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International