Мамадышта Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Мамадыш районы православие динен тотучылар Раштуаны бәйрәм иттеләр. Традиция буенча бәйрәм программасы барлык дини конфессияләр вәкилләре өчен кызыклы итеп төзелгән иде.
ярминкәдән соң бәйрәм шәһәребезнең үзәк мәйданында узды. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов, Изге Ксения Римляне үзәк гыйбадәтханәсе настоятеле Олег Малышев һәм «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Николай Егоров котладылар. Бәйрәм чарасы җырлар, биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды, алар балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады. Кар Кызы белән Кыш бабай да күңелле уеннардан читтә калмады. Кыскасы, салкын һава торышына карамастан, халык ихлас күңелдән бәйрәм итте. Битараф булмаган шәһәрлеләр һәм кунаклар Троица Гыйбадәтханәсе өчен ярдәм итүдә дә катнашты. Мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары өчен православие динендәге авыл җирлекләре көче белән оештырылган чәй, коймак, Балык, икмәк, ботка пешерү йортлары эшләде.