Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов күп балалы ата-аналар белән очрашу үткәрде

2022 елның 30 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов күп балалы ата-аналар белән очрашу уздырды. Администрациягә 20дән артык гаилә чакырылган.

Район башлыгы бәйрәмнәргә әзерлек һәм күңел ачу чорында даими ярдәмгә мохтаҗларны онытмаска кирәклеген билгеләп үтте. Чарада шулай ук социаль яклау, пенсия фонды, мәгариф бүлеге һәм башка учреждениеләр вәкилләре катнашты.

Анатолий Иванов районыбызның күп балалы гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтеләчәген искәртте. Ул шулай ук 2023 елга планнар турында сөйләде, кышкы каникуллар чорында балалар ялын оештыру турында искәртте.

Очрашу азагында Кыш бабай белән Кар кызы күп балалы ата-аналарга яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

Фоторепортаж: https://mamadysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8566739.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International