Казан районара табигать саклау прокуратурасы шикаять буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы шикаять буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Министрлыкның вазыйфаи затлары тарафыннан «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законны бозып, гражданның Казан шәһәрендә санкцияләнмәгән чүплеккә карата күп тапкырлар шикаятьләрен объектив, төрле яклап карап тикшерү үткәрелмәве ачыкланды, аның гаризаларында куелган сорауларга җавап тиешенчә бирелмәгәнлеге ачыкланды.

Табигатьне саклау прокуроры карары буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең вазыйфаи заты Казан шәһәре Идел буе суд районы җәмәгать судьясы тарафыннан административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.59 статьясы (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауның билгеләнгән тәртибен бозу) буенча административ җаваплылыкка тартылды, гаепле затка 5000 сум күләмендә җәза билгеләнде.

Закон бозуларны бетерү максатыннан, табигать саклау прокуроры тарафыннан башкарма хакимиятнең төбәк органы җитәкчесенә күрсәтмә кертелде. Прокурор актын карау нәтиҗәләре буенча гражданның мөрәҗәгатен уңай хәл итү буенча  чаралар күрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International