Игътибар! Янгынга каршы махсус режим!

2022 елның 16 декабре, җомга

2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр ТР территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелде.

Әлеге режим гамәлдә булган чорда сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр чикләрдә 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән 30 метр ераклыкта, кешеләр күп була торган объектларда, автомобиль юлларында, шәхси һәм күпфатирлы торак йортларда куллану тыелачак.

Ачык территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар арта, гражданнарга 20000 сумга кадәр, вазифаи затларга 60000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 80000 сумга кадәр, юридик затларга 800000 сумга кадәр.

Мамадыш шәһәре ИКның 13.12.2022 N352 карары белән пиротехник эшләнмәләр куллану урыннары билгеләнде« "Ипподром стадионы ""Нократ елгасы яры" “Яшьлек" паркы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International