«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы " ассоциациясенең XVII съездына багышланган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең районның Түбән Тәкәнеш, Түбән Шәндер һәм Шәдче авыл җирлекләре әлеге конкурста җиңүчеләр булдылар. Конкурста республиканың барлык муниципаль районнары һәм 2 шәһәр округы катнашты, конкурста катнашу өчен барлыгы 202 заявка бирелде. Конкурс муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халык тормышын яхшырту максатыннан үткәрелә. Конкурста җиңүчеләргә-муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Лада Нива маркалы җиңел автомобильләр тапшырыла, автомобильләр тапшыру 21 декабрьдә Казанда узачак.