Теләкләр чыршысы

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Тиздән Яңа ел башлана. Без аңа таба атлап кына түгел, йөгерә-йөгерә барабыз. Елның бу чорында, мөгаен, балаллар гына түгел, өлкәннәр дә  нинидидер могҗиза - Яңа ел могҗизаларын көтәләр.

Бүген, 14 декабрьдә, районыбызда “Теләкләр чыршысы” акциясе узды, анда хакимият вәкилләре, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, Мамадыш районының авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Балалар алдан Кыш Бабайга теләкләрен яздылар, бу теләеләр чыршыдагы йолдызларга урнаштылар. Һәр җитәкче чыршыдан йолдыз алып, балаларның теләген үтәргә әзерләнә дә башлады.

Акциягә район башлыгы Анатолий Иванов та кушылды. Ул берьюлы ике яшь мамадышлының теләген үтәргә әзер булуын әйтте.

Быел җирле администрация холлында урнаштырылган "Теләкләр чыршысын" 134 кулдан ясалган йолдыз бизи. Бүген иртән аларны дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советы утырышында катнашучылар ачты.

Бик тиздән балаларның теләкләре тормышка ашыр дип көтеп калабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International