Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән кәнагать булу турында халыктан сораштыру

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән кәнагать булу турында халыктан сораштыру уздырыла. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу – булмау турында халык арасында сораштыру (алга таба – сораштыру) ачылуы турында хәбәр итә. Сораштыру республика территориясендә күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм проблемалы зоналарны ачыклау максатында үткәрелә.

Шул уңайдан Мамадыш  районында яшәүчеләр арасында сораштыру узуыгызны сорыйбыз. Сораштыруда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Ачык Татарстан сылтамасы буенча кереп була (tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International