Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе катнашында Яр Чаллы шәһәрендә эшлекле төркем киңәшмәсе

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

2022 елның 2 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Николаевич Павлов катнашында эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Вафина Гөлшат Тавис кызы, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча районда алкогольле продукцияне ваклап сату базарының торышын бәяләү күрсәткечләре каралды һәм анализланды, Чаллы территориаль органының контроль-инспекция бүлеге башлыгы Н.В.Арсланова алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге эш турында доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча сәүдә объектларында алкогольле продукциянең ассортиментын һәм тәкъдим ителүен киңәйтү, алкогольле һәм спиртлы продукциянеңегаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча эшне көчәйтү бурычлары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International