Россиянең Европа ягы территориясенә Татарстан Республикасында актив циклон килүе көтелә, шуңа бәйле рәвештә 2022 елның 10-12 декабрендә һава торышы сизелерлек начарланачак дип фразлый метереологлар.
10 декабрь шимбә, һәм 11 декабрьдә -якшәмбе көнне, , фронталь бүлекләр үткәндә кар рәвешендәге көчле явым-төшем, көндез һәм кич белән 11 декабрьдә юеш кар белән бураннар, буран вакытында күз күреме начарлана, көчле көньяк җил 15-20 м/с.көндез һәм 11 декабрь кич юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Температура түбәндәгечә булачак: 10 декабрьдә төнлә -7..-12°, көнчыгышта -17° ка кадәр, көндез -5..-10°; 11 декабрьдә төнлә -5..-10°, ТР көнчыгышында -13° ка кадәр, көндез 0..-5°, көнчыгышта -8°ка кадәр. Юлларда кар көртлекләре һәм көчле бозлавык барлыкка килә. Дүшәмбе, 12 декабрьдә, явым-төшем кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр фаразлана. Шулай ук юлларда бозлавык , урыны белән буран, юлларда көчле бозлавык һәм урыны белән Кар көртләре. Көньякта көчле җил 15-20 метрга кадәр сакланачак..-5°, төнлә көнчыгышта -8°ка кадәр.