Мамадыш муниципаль хезмәткәрләре Спартакиада җиңүчеләре булдылар

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадышлылар тагын бер тапкыр үзләренең спорт осталыгын, бердәмлеген һәм патриотизмын исбатладылар. Муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасы-ярышлар гына түгел, һөнәри осталыкка тагын бер имтихан да. Җитәкче булган кеше Тизрәк, югарырак, башкалардан көчлерәк булырга, чыдамлылык үрнәген күрсәтергә, сәламәт яшәү формасын пропагандаларга тиеш. Безнең муниципалитетлар бу имтиханны бәяләп бик яхшы тапшырды. Истәлеккә фотолар, күкрәк билгеләре, кубок һәм медальләр калачак. Җиңү билгеле, болай гына бирелми, бу  – ял көннәрендә дә, эштән соң да калып күнегү ясаулар, алсыз –ялсыз тырышуларның нәтиҗәсе. Без Татарстанның 15 иң яхшы районнары арасында беренче!

 Җиңү җиңел булмады. Финал очрашуына кадәр безне сабалылар, төп спорт оппонентлары 20 баллга узып киткән иде.

Менә инде икенче ел рәттән Мамадыш күршеләренә беренчелекне бирми.

Барысы да район хакына! Хәзер Мамадышның өстәмә акчалар хисабына җирле спортны үстерү мөмкинлеге бар. Тренерлар, шул исәптән мәктәп укучылары 2 миллион сумлык спорт инвентаре алуга заявкалар әзерли алалар.

Район башлыгы Анатолий Иванов бүген үз командасы янында булды. Көч биреп торды. Бәлки шуңа 10 дисциплинаның 6 сында без алтын медаль яулаганбыздыр да әле. Сүз уңаеннан, сүз әхлакый ярдәм турында гына бармый, Анатолий Иванов бильярд буенча ярышларда катнашты һәм гомумкоманда нәтиҗәләренә дә зур йогынты ясады.

- Горурланам һәм шатланам!. Районыбыз минем белән бу хисләрне уртаклашадыр дип ышанам. Мин команданың бер берсенә ярдәм итүен, җиңүләре өчен сөенүен күрдем! Мондый команда белән җиңелеп булмый, районыбыз үсеше өчен мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйбыз, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International