Бүген, 5 декабрьдә, Мамадыш шәһәренең Ак. К Вәлиев исемендәге 2 нче лицейда Махсус хәрби операция барышында һәлак булган, шушы мәктәпне тәмамлаган элеккеге укучыларга - Олег Сорокин һәм Александр Кареев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Геройларның мемориал тактада мәңгеләштерелгән йөзләре хәзер мәгариф учреждениесе диварларыннан шәһәргә карый. Мемориаллар тышта да, бина эчендә дә барлыкка килде.