Хөрмәтле райондашлар, сезне ярминкәгә чакырабыз!

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрьдә Мамадышның үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Шәһәрлеләргә үз продукциясен Шәдче икътисадый зонасы хезмәтчәннәре, район предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк

Ярминкә кунаклары өчен үзешчән сәнгать артистларының мәдәни программасы оештырылачак.

Барыгызга да уңышлы сатып алулар һәм күңелле кәеф теләп калабыз!

Ярминкәгә рәхим итегез! Башлана 7.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International