Мамадыш районының Никифорово авыл җирлегеннән Айрат Насыров бүген иртән якташларына сәлам тапшырды һәм Мамадыш районы башлыгына рәхмәт белдерде. Казандагы Мамадыш районынан мобилизацияләнгән егетләргә исемле рюкзаклар тапшырылды.
Анда сугышчылар өчен кирәкле экипировка бар.
- Мамадышлыларны киендердегез! рәхмәт, - ди егет.
Форсаттан файдаланып, Айраттан туклану турында сораштык. Ул туклануның яхшы оештырылуы турында әйтте.
Без сезнең белән, егетләр.Җиңү белән кайтыгыз!