Бүген Югары Ушма авылында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов авыл җирлекләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Очрашу барышында актуаль мәсьәләләр каралды.
Район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин быел авыл җирлекләрендә башкарылган үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде. Күп кенә авылларда юллар төзекләндерелде, су һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде, балалар мәйданчыклары төзелде, урамнарны яктырту һәм мн урнаштырылды. әлеге программа киләсе елда да гамәлдә булачак, дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.
Исегезгә төшерәбез, авыл җирлекләрендә дә, шәһәрдә дә мобилизацияләнгән гаиләләр үзара салым җыюдан азат ителәләр, - дип өстәде Анатолий Иванов.
Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев һәм Югары Ушма авыл җирлеге башлыгы Илназ Исмәгыйлев агымдагы елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, шулай ук якын арада авыл җирлекләренең үсеш планнары һәм перспективалары белән уртаклаштылар.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе А. Сергеев җыелучыларга 2022 елга бюджет үтәлеше турында сөйләде һәм авыл җирлекләре башлыкларына салымнар түләү мәсьәләләре буенча халык белән эшне активлаштыру кирәклеге турында тагын бер кат искәртте.
Бурычларны булдырмас өчен, милек, җир һәм транспорт салымнары агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш, - дип билгеләп үтте ул.