Мөлкәт салымнарын түләү срогы тәмамланганчы ике атна калып бара. Гражданнар аларны агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Бүгенге көндә 2021 елда барлык транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына салым мөрәҗәгатьләрен тарату төгәлләнде.
Исегезгә төшерәбез, салымнар мөлкәт милекчеләренә исәпләнә, ә аларның күләме, теркәү органнарыннан килә торган белешмәләр нигезендә салым салу объектының кадастр бәясенә карап, исәпләнә.
Шулай ук балигъ булмаган балалар өчен салым түләү бурычларын ата-аналар үтәвен дә белү мөһим.
Агымдагы елда республикабызда яшәүчеләргә 8 млрд. 700 млн. сум күләмендә 2 млн. 300 мең салым гаризасы җибәрелгән, бу бер ел элек булганнан 600 млн. сумга күбрәк (7,4%ка). Бу турыда тулырак русча вариантта таныша аласыз.