Сатучыга акция буенча сатып алган әйберләрне ничек кайтарырга һәм башка рекомендацияләр

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Шуны белеп тору мөһим: законда, товарның кибеттәнме, әллә базарданмы, гадәти бәядәнме, әллә ташлама беләнме сатып алынуында аерма юк һәм бу кулланучы хокукына йогынты ясамый, дип бик ачык язылган.

Ташламалы бәядән сатып алынган товар техник яктан катлаулы булып, анда кимчелек ачыкланса, товарны 15 көн эчендә кире кайтарырга була, ә инде бу срок чыкканнан соң кулланучы бушлай гарантия ремонтын ясата ала. Ремонт ясау мөмкин булмаганда, сатучы кулланучыга товарны башкасына алыштырып бирергә яки түләнгән акчасын кире кайтарырга тиеш.

Кире кайтару мөмкинлеге чикләнмәгән һәм техник яктан катлаулы булып тормаган товарны кулланучы 14 көн эчендә, ә инде товарда кимчелекләр ачыкланган очракта – гарантия срогы дәвамында кире кайтаруга хокуклы. Гарантия срогы юк икән яки ике елдан кимрәк тәшкил итә икән, кулланучы ике ел дәвамында үх хокукларын яклап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Товарның комплектлылыгы җитештерүче тарафыннан билгеләнә, һәм товарның сыйфатын тикшерү һәм сайлау буенча консультация өстәмә хезмәт була алмый, чөнки ул сатучы җаваплылыгына керә.

 Товарны страховкалау яки гарантияне киңәйтү тәкъдим ителсә, онытмагыз, җитештерүче игълан иткән гарантия вакыты киметелә алмый.

Әгәр дә тиешле сыйфатлы товарны кайтару турында мәгълүмат тапшыру вакытында язмача бирелмәсә, 3 ай эчендә товардан баш тартырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге (Татарстан)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International