Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте Идарәсе искә төшергәнчә, 2022 елның 1 декабренә кадәр физик затлар милкенә, җир салымына, транспорт салымына һәм аерым очракларда физик затлар кеременә салым түләргә кирәк.
Җыелма салым хәбәрнамәләрен массакүләм тарату сентябрь башыннан бирле үткәрелә һәм октябрьгә кадәр башкарылачак. Татарстан Республикасы халкына салым хәбәрнамәләре Россия почтасына тапшыру өчен тапшырылды. Салым түләүчеләр почта аша салым хәбәрнамәсен көтеп тормыйча, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы яки салым түләүченең шәхси кабинеты белән Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында теләсә кайсы компьютердан яки телефоннан файдалана һәм милек салымнарын түли ала!
«Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы әлеге сервис кулланучыларның онлайн режимында үзләренең салым салу объектлары турында мәгълүмат алуы белән дә уңайлы.
Әлеге объектларны тикшерү өчен шәхси кабинетка «милек» бүлегенә керергә кирәк. Әгәр салым түләүче үз мөлкәте турындагы мәгълүматларда туры килмәүне ачыкласа, хезмәттә мондый факт турында салым органына хәбәр итү мөмкинлеге бар. Тулырак – русча вариантта таныша аласыз.