2022 елның 27 октябрендә 13.00 - 15.00 гә кадәр Татарстан Республикасында өлешчә мобилизацияләү кысаларында гражданнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча сораулар турында кайнар линия узачак. Кайнар линия эшендә Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары катнашачак. Татарстан Республикасы халкы 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.