2022 елның 14 октябрендә 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мамадыш шәһәренең Кызылармиячеләр, Гагарин, Җәлил урамнары буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.
Су белән тәэмин итүне туктату Мамадыш шәһәренең Гагарин урамы, 9 адресы буенча урнашкан үзәк су линиясендә ремонт эшләре һәм һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.
«Мамадыш водоканалы» АҖ китерелгән вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә