Түбән Камада «Кама бриз»II төбәк телекомпанияләре фестивале узды. Ул Татарстанның 19 шәһәре һәм районын, 24 телекомпанияне, 75 корреспондентны, операторларны һәм әйдәп баручыларны берләштерде.
Фестивальне оештыручылар-матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама администрациясе һәм НТР медиахолдингы.
Мөхтәрәм кунаклар арасында-Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, ТНВ гендиректоры Илшат Әминов, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов, «Татарстан-24» телеканалы гендиректоры Андрей Кузьмин.
Фестиваль белем бирү һәм конкурс өлешләрен берләштерде. Мастер-классларда журналистларга яңа циффрлы технологияләр, сценарийлар язу һәм ток-шоу ясау сәнгате, яңалыклар репортажының үзенчәлекләре һәм башка профессиональ нечкәлекләр турында сөйләделәр. Фестиваль башланыр алдыннан «Мамадыш ТВ» телеканалы хезмәткәрләре бәйгедә алты номинациядә катнаштылар.
«Сторителлинг» номинациясендә Эльмира Минникаева җиңүче дип табылды. «Иҗади проект» номинациясендә беренче дәрәҗә Дипломга Кристина Сабурова лаек булды. «Видеооператорның осталыгы» номинациясендә берьюлы ике призлы урын безнең коллегаларыбыз белән мәшгуль булды. Өченче урында Тимур Мөхәммәтханов, икенче урынны Фаил Шәйхетдиновка бирделәр.