Бүген Мамадыштан Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм белән күп тонналы фура юл алды.
Мамадыш районында яшәүчеләр тарафыннан 20 тоннага якын продукция җыелган. Бәрәңге, суган, чөгендер кишер, кычыткан, бал, төрле ярма, алкогольле эчемлекләр, шәхси гигиена чаралары... Авыл җирлекләре, оешмалар, бюджет учреждениеләре зур активлык күрсәтә. Мамадышлылар изге эшкә чын күңелдән кушыла. Җирле умартачы Василий Архипов 55 килограммлы бал бидоны җибәргән.
Фураны Мамадыш районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин озатып барачак.