Мамадышның үзәк мәйданында беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Тәкәнеш икътисадый зонасы, район предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Сәүдәдә катнашырга теләүчеләр район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә телефон аша заявка бирә алалар 8(85563)-3-28-82.
Башлана 7.00 сәгатьтә. Ярминкәгә рәхим итегез!