Эшләр «Экология» милли проектының «уникаль су объектларын саклау»федераль программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Мамадыш районында Кама леспромхозы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту эшләре бара. Хәзерге вакытта махсус техника ярдәмендә төбеннән 20 мең кубометрга якын утырма чыгарылган, тагын 45 меңне күтәрү планлаштырыла.
Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә Берсут елгасында үткәрү сәләте, су агымы һәм су алмашу артачак, сулык экосистемасына тискәре йогынты ясаучы туктап торучы күренешләр булмаячак.
Эшләр барышын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, ТР буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Артемьев һәм Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Никифоров тикшереп торды .