Мамадыш районында яшәүчеләрне «Татарстан кроссы – 2022»гә чакыралар

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Спорт бәйрәме 17 сентябрь, шимбә көнне узачак.

17 сентябрьдә районның Мамадыш һәм авыл җирлекләрендә «Татарстан кроссы – 2022»спорт бәйрәме узачак. Катнашучыларны җыю 9.30 да башланачак, ярышларны тантаналы ачу 9:45кә билгеләнгән, беренче ярышлар нәкъ 10 сәгатьтә башлана.

Кросста барлык теләүчеләр катнаша ала: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар, эшче яшьләр, сәламәтлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр һәм спорт ветераннары. Катнашучыларның һәр категориясе өчен дистанциянең төрле озынлыгы каралган. Әйтик, мәктәпкәчә яшьтәге балалар 100 метрдан 1000 метрга кадәр йөгерәчәк, укучылар - 200 дән 1000 метрга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International