Бүген православие һәм мөселман зиратларында өмәләр узды. Территорияне җыештыруга шәһәр халкы, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган барлык кешеләр чыкты.
Өмәдә катнашучылар тирә-якны коры үләннәрдән, яфраклардан, үсентеләрдән, көнкүреш чүп-чарыннан чистарттылар, иске агачлар һәм куаклар кисеп алдылар, территорияне чаптылар.
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты шәһәр зиратларын җыештыру һәм төзекләндерү буенча чарада актив катнашканнарга чын күңелдән рәхмәт белдерә.