Марат Җәббаров Мамадыш районына эшлекле сәфәре барышында шулай ук җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ җитәкчеләре белән очрашты.
Бүген, 6 сентябрьдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Мамадыш районына килде. Югары Берсут авылы янында министрны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, җирле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрахимов, хакимият вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре каршы алды.
Анатолий Иванов урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү йомгаклары һәм терлекчелекне үстерү турында сөйләде.
Марат Җәббаров катнашучыларга республикада кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде, шулай ук әңгәмәдә бирелгән сорауларга җавап бирде. Аерым алганда, Мамадыш хуҗалыклары җитәкчеләре дәүләт ярдәме, субсидияләү чаралары, шулай ук ашлык бәяләре белән кызыксындылар.
Аннары Марат Җәббаров Анатолий Иванов белән бергә Мамадыш районы кырлары өстеннән очып узды. Министр шулай ук «Азык-төлек программасы» АПК предприятиеләренең берсе - эре мөгезле терлекләрнең терлекчелек комплексы белән дә танышты.