Мамадышта Николай Афанасьев бюстына чәчәкләр салдылар

2022 елның 2 сентябре, җомга

Быел Хәрби прокуратура оешуга 155 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1945-1950 елларда Совет армиясенең баш хәрби прокуроры вазыйфасын биләгән юстиция генерал-лейтенанты Николай Порфирьевич Афанасьев танылган хәрби прокурорларның берсе. Аның һәйкәл-бюсты узган җәйдә Мамадышта ачылган.

Николай Порфирьевичка алты яшь булганда, Афанасьевлар гаиләсе безнең шәһәргә күченде. Соңрак монда аның юридик, хокук саклау карьерасы башланды. 19 яшендә Николай Афанасьев Мамадыш җинаять эзләнүләре комитетын җитәкли. Соңрак аның замандашлары генерал-лейтенантның нәкъ менә Мамадыш районын үзенең кече ватаны дип санавын билгеләп үтә.

Күренекле якташыбыз Николай Афанасьев бюсты янына Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район прокуроры вазифаларын башкаручы Рәмис Закиров, җирле халык һәм мәктәп укучылары җыелды.

Тантаналы чарага шулай ук мәртәбәле кунаклар да килде: Татарстан Республикасы прокуроры – РФ прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре, ТР атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, 2 класслы юстиция дәүләт киңәшчесе Илдус Нәфыйков; Казан гарнизоны хәрби прокуроры – юстиция подполковнигы Мунко Цыренов; Казан гарнизонының элеккеге хәрби прокуроры – юстиция полковнигы Евгений Курдюков.

Анатолий Иванов җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International