Район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш укучыларын, ата-аналарны һәм педагогик составларны Белем көне белән котлады.

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш укучыларын, ата-аналарны һәм педагогик составларны Белем көне белән котлады.

Район җитәкчесе 2 нче санлы лицейда тантаналы линейкада чыгыш ясады, аннан соң беренче сыйныф укучылары белән сыйныфларда очрашты. Аларга китаплар бирде. Анатолий Иванов белем бирү оешмасына 30 мең сумлык сертификат тапшырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпнең кухнясын да да, ашау урынын да капиталь ремонт ясалган. Шәһәрнең дүрт мәктәбендә дә шундый уңай үзгәрешләр булды.

Район башлыгы Анатолий Иванов муниципалитет белем алу өчен уңайлырак шартларга ирешүне дәвам итәчәген  ассызыклады.

Яңа уку елында Мамадыш районында 37 мәктәптә 3982 бала белем алачак. Шулардан 387 малай һәм кыз беренче тапкыр парта артына утырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International