Мамадышта креатив йөзү чаралары фестивале узачак

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Чара Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәме белән узачак.

30 августта 11 сәгатьтә Мамадыш шәһәр пляжы территориясендә «SUNNYFEST»креатив йөзү чаралары фестивале узачак.

Чараны үткәрү өчен су трассасы әзерләнәчәк, анда фестивальдә катнашучылар үзләре ясаган йөзү чараларын сынап карый алачак. Иң иҗадиларны-акчалата премияләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International