Бүген Казанда ТР Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быелгы лидерлар яңа машиналарга лаек булдылар. Бу юлы ул "Лада Гранта". Бүген техника Мамадыш районының Көек-Ерыкса, Келәүш һәм Катмыш авыл җирлекләренә бара. Мондый чараны Республика көне алдыннан үткәрәләр. Сәфәрдә авыл җирлекләре җитәкчеләрен район башлыгы Анатолий Иванов озата бара. Ул хезмәттәшләрен шәхси телеграмма каналында беренче булып котлады.