Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
9 сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.
Исегезгә төшерәбез, быел документларны читтән торып тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде, аларны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru/) яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша тапшырырга була.
Лубян урман-техника көллиятендә махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар.
Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.
Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/lubyan-urman-texnika-kolliyatena-ukyrga-keru-ocen-dokumentlar-kabul-itela-5858759