Бүген Мамадышта дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәр Советының XI утырышы узды.
Чара кысаларында шәһәр бюджеты, җирдән файдалану кагыйдәләре, шәһәр көнен үткәрү һәм башка актуаль темаларга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Көн тәртибенең аерым бер өлеше «Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданы» исемен бирү өчен тәкъдим ителгән кандидатуралар буенча фикер алышу булды. Гадәттәгечә, бу хөрмәткә безнең шәһәр үсешенә зур өлеш кертүчеләр лаек булачак. Конструктив дискуссиядән соң җыелучылар ике кандидатны расладылар. 27 август көнне тантаналы рәвештә Иван Михайлович Егоров һәм Рәфыйк Вәгыйз улы Әхмәдиевны Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданнары дип атаячаклар.