ТР Министрлар Кабинетының 08.08.2022 ел, №771 карары нигезендә, урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Республикасында 20-29 август көннәрендә гражданнарның урманнарда булу һәм транспорт чараларына керү чикләре кертелде .
Торак пунктларның гомуми файдаланудагы җирләрендә, урман массивлары янында, шулай ук торак пунктлар территорияләрендә урнашкан шәхси йортлар территорияләрендә учак кабызу, махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннардан тыш пешерү өчен ачык ут куллану, шулай ук чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыкларны, материаллар яки эшләнмәләр яндыру тыела.
Барлык бозулар административ штраф салуга китерә:
- гражданнарга биш мең сумнан алып унбиш мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга-егерме мең сумнан утыз мең сумга кадәр;
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга-кырык меңнән алтмыш мең сумга кадәр;
- юридик затларга-өч йөз меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр.";