Ипподром стадионы янындагы территориядә нинди үзгәрешләр булачак?

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Хакимиятнең конференц-залында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның Кече шәһәрләр конкурсында катнашу мәсьәләләре буенча брифингы узды. Очрашу барышында Мамадыш шәһәрен туристлар җәлеп итә торган урын буларак үстерү перспективалары әйтелде.

Мамадыш 2022-2023 елларда бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында потенциаль катнашучы буларак билгеләнде. Җиңү очрагында мөмкин булган приз гранты 70 миллион сум тәшкил итәчәк. Катнашучы шәһәрләрнең йомгаклау исемлеге 3 сентябрьдә игълан ителәчәк.

Журналистлар белән очрашу барышында район башлыгы ипподром стадионы янындагы территориянең үсеш перспективалары турында сөйләде.

Территориянең пейзажы тау чаңгысы өчен бик яхшы, шуңа күрә без монда чаңгы юллары төзергә уйлыйбыз, – дип хәбәр итте район башлыгы.

Анатолий Петрович бу территориядә булган проблемаларга аерым тукталды. Аерым алганда, ул инженерлык инфраструктурасының булмавын билгеләп үтте. Шу лук вакытта  ул хәзерге вакытта булган барлык мәсьәләләрнең дә хәл ителү алдында торуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International