Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Мамадышка эш визиты белән килде. Аның катнашында Көек-Ерыкса авыл җирлеге территориясендә чүп-чар төяү станциясен ачу тантанасы узды.
Эшлекле сәфәр кысаларында Александр Груничев Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов, Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, «Мамадыш водоканалы» АҖ генераль директоры Раиф Миннәхмәтов һ.б. кергән делегация белән Мамадыш районында урнашкан берничә объектта булды.
Аерым алганда, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисен 1 нче су алу җайланмасы эше белән таныштырдылар, куллану күләмнәре, нечкәлекләре һәм башка техник моментлар турында сөйләделәр. Аннары делегация Мамадыш су каналы карамагындагы биологик чистарту корылмаларын карады. Очрашу барышында район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр иткәнчә, соңгы биш елда Мамадыш районында су чистарту өлкәсендә уңай якка зур үзгәрешләр булган.