Ел саен илдә гөмбә белән агулануның меңгә якын очрагы теркәлә. Аларның 30га якыны үлем белән тәмамлана. Мамадыш районында бер агулану очрагы теркәлгән, ул өйдә әзерләнгән гөмбәләрне ашаган була.
🏭 Төп кагыйдә: "белмисең икән — алма!».
Хәтта " куркынычсыз» төрләр дә агулы булырга мөмкин. Чөнки аларга тирә яктагы мохит тә йогынты ясый. Шәһәр паркларында, юл кырыйларныда, шулай ук сәнәгать предприятиеләре янында урнашкан җирләрдә туфракта авыр металл, агулы химикатлар яки пестицидлар җыела.
🧺Җыю.
Корылык чорында гөмбә җыю белән шөгыльләнергә киңәш итмиләр. Бу вакытта хәтта ашарга яраклы гөмбәләр дә зарарлы була.
Чиләк, пакетлар һәм капчыклар да торган гөмбәләр дә бозыла, шуңа алрны үрелгән кәрҗиннәргә җыярга тырышыгыз.
Ярамый:
• карт кортлы гөмбәләрне
• җыйганда ашап карарга;
• гөмбәне җылыда сакларга.
Ашарга яраксыз гөмбәләрнең билгеләре:
—гадәти булмаган төс;
— кискән вакытта пычак ямьсез төскә керә;
- өслектә бөҗәкләр юк — алар агуны яратмый;
- хлор, исе яки сасы исле
✔ ️ Гөмбә сатып алганда.
санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алмаска.
Өй шартларында әзерләнгән гөмбә консервларын сатып алмагыз.
Базарларда сатуга сыйфат контроле экспертизасын узган товар гына рөхсәт ителә. Сатучының продукцияне сатуга рөхсәте булырга тиеш.
Савытның бөтенлеге бозылган яки анда товар турында мәгълүмат юк икән, гөмбәләрне сатып алудан баш тартырга кирәк.
• ашкайнату тракты авыруларыннан интегүче кешеләргә;
* 14 яшькә кадәрге балаларга. Гөмбә ашарга ярамый.
Сак булыгыз!