Мамадыш районы прокуратурасы ата-аналарга балалар белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә кагылышлы әңгәмәләр үткәрергә кирәклеге турында искәртә.

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы прокуратурасы ата-аналарга балалар белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә кагылышлы әңгәмәләр үткәрергә кирәклеге турында искәртә.

Ата-аналар көндәлек мәшәкатьләр артында үз балаларының иминлеге өчен җаваплылык тотуларын, балада үз-үзеңне саклау хисен үстерүгә игътибар итәргә кирәклеге турында еш кына онытып җибәрәләр. Балаларның шәһәр тирәлегендә куркынычсызлыгы һәм мәгълүмати ориентлашуы хәзерге заман чынбарлыгының мөһим һәм актуаль мәсьәләләре булып тора.

Юл йөрү өлеше-еш кына экстремаль хәлләр килеп чыга торган урын. Шуңа күрә балалар белән юл-транспорт һәлакәтләренең барлыкка килүен кисәтү, үсеп килүче буынның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.

Күпчелек очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы өлкәннәр балаларга үрнәк булып тора. Ә бит, юлдагы авария хәлләрен булдырмас өчен, хәрәкәтнең булачак катнашучыларын яшьтән үк тәрбияләргә кирәк.

Бу максатка ирешү өчен балага юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен сөйләү һәм аңлату зарур:

- җәяүлеләргә тротуар юк икән, юл читендә автомобильләр хәрәкәтенә каршы барырга кирәк.;

- урамның бер ягыннан икенче ягына махсус билгеләнгән урында (җәяүлеләр кичүе) чыгу зарур, ул махсус тамга белән билгеләнгән, әгәр җәяүлеләр кичүе светофор белән җиһазланса, аның сигналларын төгәл үтәргә кирәк;

- юл аркылы чыкканчы, як-якка карарга һәм моның куркынычсыз булуына инанырга кирәк;

- юл йөрү өлешендә булганда, беркайчан да ашыгырга кирәкми - юлны тыныч, үлчәнгән адым белән кичегез;

- юлны кыскартырга ярамый;

- беркайчан да юл янында уйнарга ярамый, хәтта йорт янында булса да.

 

Хөрмәтле ата-аналар, исегездә тотыгыз, балаларның юллардагы тормышы һәм куркынычсызлыгы сездән тора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International